ВАКЫЙГА: Комсомолның 108 еллыгы билгеләп үтелде 🏛 Түбән Каманың Беренчеләр йортында ВЛКСМның 108 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Түбән Каманың 60 еллыгы кысаларында узган чарада шәһәрнең беренче төзүчеләре, студентлар отрядлары, «Беренчеләр хәрәкәте» вәкилләре, эшләүче яшьләр һәм Ватан сагында торган ир-егетләр катнашты. 🏗 Шәһәр тарихына нигез 1962 елда, районга беренче 300 комсомол килгәч салына. Төрле милләт һәм һөнәр ияләре буш кырда Татарстанның яңа шәһәре һәм нефть химиясе комбинаты төзелешен башлап җибәрә. 🥁 Фойеда пионер һәм комсомол атрибутикасы, фотосурәтләр, мактау грамоталары, шәһәр предприятиеләре ячейкаларының кубоклары урнаштырылган күргәзмә оештырылган. 🏭 Экспозициянең бер өлеше шина заводының тарихын яктырткан «KAMA TYRES шин комплексы үсеше тарихы» дип аталган фото күргәзмә: 1968 елда булачак заводның беренче блогын салу, аның җитәкчесе –Татарстанның шина тармагына нигез салучы Николай Александрович Зеленов; беренче продукция – җиңел автомобиль камерасы, шина комплексының бүгенгесен чагылдырган фотолар. #KAMATYRES #КомсомолТуганКөн #БеренчеләрЙорты #Күргәзмә